Публикации Ә хәрефе

Всероссийский сборник статей и публикаций института развития образования, повышения квалификации и переподготовки.


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Ә хәрефе
Автор: Халикова Гульнур Ханафиевна

Тема: Ә,ә хәрефе,сузык [ә] авазыМаксат: Ә, ә хәрефен танып укый, сүзләрдә  [ә] авазын ишетә, урынын билгели; универсаль укыту гамәлләрен формалаштыруга шартлар тудыру.Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, бер- береңә карата дуслык хисләре уяту.Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.Көйләгеч УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.Коммуникатив УУГ: укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.Җиһазлау: презентация, кисмә хәрефләр.Дәрес барышыI. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.1. Кояшның шаян нурларыКүңелгә чиртә.Хәерле иртә тели ул,Хәерле иртә! Син дә сыйныфка керүгәЕлмаеп эндәш.Таратсын гел шулай шатлыкИптәшкә иптәш (Слайд 1)2.Дәрескә кереп китү максатыннан диалог төзү.- Балалар, без бүген кунакка барабыз. . Сез бу хәрефне таныйсызмы икән? (Балаларның белемнәренә таянып эшләнә). (слайд 2)Кемнәр таныды, кул күтәрегез әле. Ә кемнәргә бу хәреф таныш түгел?- Әйе, балалар бу ә хәрефе. Менә без бүген Ә хәрефенә кунакка барабыз. Ә кунакка буш кул белән бармыйлар. Әйдәгез кибеткә кереп күчтәнәчләр алыйк. (Слайд 3) Без күчтәнәчкә бары тик  [ә] авазы кергән әйбер генә ала алабыз. (Татар халкының милли ризыклары турында мәгълүмат биреп китү) (Слайд 4) Бу бүләкләр арасыннан нинди бүләкләрне генә сайлап ала алырбыз соң? (Слайд 5)Ни өчен бу бүләкне сайлап алдыгыз? ( чәкчәк , бәлеш)Ә кайсы сүздә ике [ә] авазы бар? Кунакка баргач үзеңне ничек тотарга тиеш ?(Әдәпле, тәрбияле, әйбәт һ.б.) Менә без килеп тә җиттек.3. Әйдәгез барыбыз да бу хәрефне укып карыйк әле. Ничек уйлыйсыз, бу аваз сузыкмы, тартыкмы? Ә калынмы, нечкәме? II. Яңа тема өстендә эш.
  • Ә [ә] авазы, Ә ә хәрефләре белән таныштыру:
  • Дәреслекнең өске сул як почмагында сузык авазны белдерүчеавызы ачык шаян кеше йөзе шартлы билгесе белән таныштыру. Ул балалардан авазны әйтүне сорый.Балалар [ә] авазын әйтәләр. Укытучы] авазын сузып, җырлап әйтеп булганлыгын, бу вакытта авыздан чыккан һава агымының сизелмәвен әйтә. Тартыклар белән чагыштырып карап аңлатыла. Басма хәреф формасы үзләштерелгәннән соң,сузык авазның яңа билгесе-транскрипция эчендәге басма юл хәрефе белән таныштырыла.Кагыйдә әйтелә: а хәрефе сузык [а ] авазын, ә хәрефе сузык] авазын белдерә. 2. Дәреслек буенча рәсем һәм схемалар белән сүзләрне үзләштерүгә күнегүләр:а) Беренче рәсемдә нәрсә ясалган? - Түгәрәк. Бу сузык аваз символы.б) Башта сүзнең мәгънәсенә төшенү өчен әйтеп карагыз. Аннан сүз схемасы буенча ӘНИ сүзе, өйрәнелә торган] авазына басым ясап, берничә мәртәбә укыла. Сүз схемасының авазлары белән тәңгәлләштерелә. Таякчык белән күрсәтеп барыла. Шушы юл белән сүзнең аваз формасы график формага күчерелеп барыла. График схема ярдәмендә һәм практик эшчәнлек нәтиҗәсендә, укучы сүзнең һәр авазына һәм аның авазлар төзелешенә игътибар итә.в) БӘБИ сүзенең схемасы буенча да шундый ук эшләр башкарыла.Китап шартлы билгесе белән бирелгән юлларны укытучы укый, сорауга җавап алына. Дәреслекнең өске өлешендә бирелгән сюжетлы рәсемне карап, өйрәнелә торган аваз кергән сүзләр табыла. Авазның сүздәге урыны билгеләнелә.III. Яңа белемнәрне ныгыту.3. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сюжетле рәсем буенча җөмләләр төзү. (Слайд 6.)4.Сүздәге авазларны ныгыту күнегүләре:Табышмакларның җавапларында [ ә] авазы сүзнең кайсы урынында урнашкан? * Туа сакаллы булып, үсми акыллы булып.* Бүре түгелсоры ул,Йөк астында йөри ул,Куян түгелозын колаклы,Ат түгел, ә тояклы.Утыра бер ак чүлмәк,Өстенә кигән йөз күлмәк.IV. Рефлексия этабыБалалар, сезгә кунакка бару ошадымы? Нинди хәрефләрдә кунакта булдык әле без? Кисмә хәрефләр арасыннан табып күрсәтегез әле бу хәрефләрне. Алар нинди авазларны белдерәләр? (сузыкмы, тартыкмы, калын сузыкмы, нечкә сузыкмы? Башка хәрефләргә дә кунакка барасыгыз киләме? Алдагы дәресләрдә без башка хәрефләр белән дә танышырбыз.-Бүген дәрестә бик яхшы катнаштыгыз. Кунакта үзегезне тәртипле, әдәпле итеп тоттыгыз..