Публикации Гражданско-правовое и патриотическое воспитание

Всероссийский сборник статей и публикаций института развития образования, повышения квалификации и переподготовки.


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Гражданско-правовое и патриотическое воспитание
Автор: Фазуллина Лилия Ильшатовна

Республика Татарстан Балтасинский муниципальный районмуниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Балтасинская СОШ» Тема: Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы Автор: Фазуллина Лилия Ильшатовна, Файзрахманова Римма Рамилевна, Воспитатели ГПД2024Кереш өлешПатриотизм нәрсә ул? “Патриотизм – ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый – талмый көрәшергә әзер тору. Патриотизм – гасырлар буе тәрбияләнеп килгән тирән хис” – дигән мәгънәдә. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Ә кем соң ул патриот? Патриот– үзенең туган җирен, халкын, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше.Патриотизм ул үз Ватанына тугрылык та, Россия составына кергән һәр халыкның мәдәни үзенчәлеген саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтылу да. Проблеманың актуальлеге шунда ки, хәзерге балалар туган шәһәр, ил, халык традицияләренең үзенчәлекләре турында аз беләләр, еш кына якын кешеләргә, шул исәптән төркемдәшләренә битараф, сирәк кенә башкаларның кайгысын кызганалар. Гаиләдә әхлакый – патриотик тәрбия проблемасы буенча ата-аналар белән эшләү җитәрлек түгел. Педагогларның һәм ата – аналарның төп бурычы булып мөмкин кадәр иртәрәк балаларда туган җиргә мәхәббәт уяту, аларда үз иленең лаеклы кешесе һәм лаеклы гражданы булырга ярдәм итәчәк характер сыйфатларын формалаштыру, туган йортка, балалар бакчасына, туган урамга, шәһәргә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү, туган илнең казанышлары өчен горурлык хисе, армиягә мәхәббәт һәм хөрмәт, сугышчыларның батырлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү тора.Төп өлешУкучыларда патриотик хисләр тәрбияләү – һәрберебезнең бурычыЯшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти. Укытучы – ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес – җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен күпме вакыт һәм көч кирәк: җирен йомшартып орлык чәчәргә, кибәргә бирмичә суын сибеп торрырга. Заман технологияләре никадәр алга китмәсен, әмма барыбер укучыга рухи тәрбияне әти-әниләрдән тыш, укытучы бирә. Бүгенге көндә мәктәпнең төп бурычы – Кеше һәм гражданин тәрбияләү. Балада үз “мин”ен тәрбияләми торып, без югары максатка ирешә алмыйбыз. Шуңа күрә иң беренче чиратта һәр балага шәхес итеп карау кирәк. Шушы максатларны күз алдында тотып, , без – укытучылар патриотик тәрбия бирүдә түбәндәге юнәлешләр буенча эшлибез:а) республикабыз, туган ягыбыз, районыбыз, авылыбыз тарихы, мәдәнияте турында мәгълүмат бирү;б) районыбызның табигатенә карата хөрмәт, экологик тәрбия бирү;в) төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;г) халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре, әби-бабайларыбызның йолалары белән якыннан танышу;д) хезмәт, сугыш ветераннары, солдатларыбыз белән очрашулар;е) районыбыздагы музейларга экскурсия оештыру;ж) әти – әниләр белән берлектә бәйрәмнәр, спорт ярышлары, кичәләр үткәрү;җ) класста балалар арасында чаралар үткәрү;з) төрле патриотик конкурсларда актив катнашу.Патриотик тәрбия - туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, тарихта тирән эз калдырган шәхесләрен белү, хөрмәт итүне үз эченә алган.Татар халкыбыз гомергә хезмәт сөйгән, һөнәрле булган: терлек асраган, икмәк иккән, чиккән, теккән. Ләкин кешегә икмәк кенә түгел матурлык та кирәк. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, рухи, әхлак ягыннан сафландыра, күңелен нечкәртә. Тормыш матурлыгын тою безгә беренче адымнарыбызны атларга өйрәнгәндә үк керә. Юк, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге адымнар турында гына сүз бармый, туган җир буйлап беренче адымнар атлауны күздә тоту кирәк. Ата-ана балага тирә-ягыңа күз сал, нинди гүзәл, дип тормый. Ләкин сабый ата-анасының, өлкәннәрнең шул җиргә сокланып караган күзләрен, яратуын күрә, шуны тоя. Һәм балада матурлыкны күрә, гүзәллекне аңлый, соклана, туган якны сөю хисләре уяна башлый. Бу хисләрне үстерү, ныгыту үз чиратында мәктәптә дәвам итә. Бүгенге көндә ватанпәрвар рухлы шәхес тәрбияләү аеруча мөһим. Башлангыч сыйныфлар белән эшләгәнгә күрә патриотик тәрбияне без матурлык аша алып барудан башларга тырышабыз. Әйләнә-тирәдәге тормышның матурлыгы бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының намуслылыгы, табигатьнең, Туган җиренең гүзәллеге аның күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Башлангыч сыйныфларда патриотик тәрбия кече Ватанны өйрәнү, аның белән горурлану хисләре аша тәрбияләнә башларга тиеш. Беренче сыйныфлардан ук клуб сәгатьләрендә төрле интеллектуаль уеннар, табышмаклар, әкиятләр, мәкаль – әйтемнәр, тизәйткечләр куллану патриотик тәрбия бирүдә бик отышлы. Бала уйлый, фикер йөртә, сөйләм телен баета, белем ала.( 3 слайд )Уеннар теләсә нинди әкиятләр буенча драматизация, төрле театр төрләрен куллану: курчак, өстәл, яссы. Барлык уеннар аша балаларга әхлакый, эстетик, физик тәрбия бирелә. Укучылар һәрвакыт "артистлык" сәләтләрен күрсәтәләр. Барысы да рәхәтлек, аралашудан шатлык ала. Театр барлык сәнгать төрләренең синтезы, һәм аны актив куллану балага үз хисләрен ачык итеп чыгарырга, туган иленең ул яшәгән почмагына үз мөнәсәбәтен белдерергә ярдәм итә. Бала өчен театр эшчәнлегенең якынлыгы аның табигатендә ята һәм үз чагылышын стихияле рәвештә таба, чөнки ул уен белән бәйле. Театральләштерелгән спектакльләрдә катнашып, балалар табигать дөньясына, тирә-юнь дөньясына карата яхшы мөнәсәбәтләрен бик ачык һәм эмоциональ рәвештә белдерәләр. Театр дәресләре аша без балаларда хәрәкәт, сөйләм, мимика, ишарә, ритмопластика аша үз-үзләрен белдерү омтылышын уятабыз, балаларда мөстәкыйльлек, иҗадилек формалаштырырга омтылабыз.( 4 слайд )Патриотик тәрбия бирүдә укытучыга туган төбәгебезнең табигате дә ярдәмгә килә. Чөнки Ватанның тарихы, халыкның кылган гамәлләре табигать белән тыгыз элемтәдә. Табигатьтәге матурлыкны кеше күңел көзгесе аша үткәреп үзенең кул эшләрендә чагылдыра. Еш кына безнең балалар чит җирләрдә нинди хайван-үсемлекләр барын, дөньяның могҗизаларын өйрәнә. Ә без укытучыларның төп бурычы - үзебезнең туган җиребездәге могҗизаларны күрергә өйрәтү. Бала туган җиренең табигатен, халкын, тарихын, мәдәниятен, рухи хәзинәсен белгәндә генә, анда иле өчен горурлык хисе уяначак. Мәктәбебездә туган як табигате темасына төрле рәсем, инша язу конкурслары үткәрәбез. Иҗади эшләр башкарабыз. (5 слайд)Укучылар белән даими рәвештә “Салкын чишмә”, “Шушма елгасы парк”ларында экскурсияләрдә булабыз. Чишмәләр янында чишмәләрне сакларга чакырган махсус чаралар үкәрәбез. Алар янында яз-көз чисталык операцияләрендә катнашабыз. ( 6 слайд)Ел әйләнәсе туган ягыбыздагы кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче, кайтучы кошлар турында белемнәребезне туплыйбыз. Кышын “Кошларга җимлек”, язын “Сыерчык оялары” конкурсларында бик теләп катнашабыз. Кошлар да безнең туган ягыбызга ямь бирүчеләр, матурлыкка өйрәтүчеләр. (7,8 слайд)Туган якка, илгә мәхәббәт хисе формалаштыру буенча эш, әгәр дә балаларның ата-аналары белән тыгыз бәйләнеш урнаштырылган булса, нәтиҗәлерәк. Ата-аналар мәктәптәнең зур һәм актив ярдәмчеләре генә түгел, ә баланың шәхесен формалаштыруда тигез хокуклы катнашучылар да. 1,3 нче сыйныфларда “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе”, 2,4 нче сыйныфларда “Интеллектуаль гаилә” бәйгеләре, “Күркәм гаилә” бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу ярышларда гаиләләр көч сынаша, ярыша, үзләренең тапкырлыкларын, гаилә традицияләрен, милләтләрнең дуслыгын күрсәтәләр. Олылар көне уңаеннан ел саен әби- бабайларыбызны мәктәпкә кунакка чакырабыз, алар белән бергә биибез, җырлыйбыз, аларны яшь чакларына алып кайтабыз. Әти-әниләр белән бергә табигать кочагында күңел ачулар, ял итүләр, “Чана-тау”да шуулар да үткәрелеп килә. Мондый эшчәнлек киләчәктә балаларга актив тормыш позициясен алырга мөмкинлек бирәчәк. Ул баланың шәхесенә күп еллар дәвамында тәэсир итеп торачак. ( 9 слайд)Безнең мәктәптә яшь буынны патриотизм, Ватанны сакларга әзер тору хисләре тәрбияләү максатыннан “Хәрби – патриотик” айлык үткәрелә. Һәр класс алдан ук ныклап әзерләнә, командирлар билгеләнеп, марш җырларын өйрәнәбез. Аны комиссия алдында күрсәтәбез. Ел саен мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби-спорт уены бик күңелле генә үтә. Истәлекле даталарга багышлап, төрле викторина, әңгәмәләр дә оештырыла. ( 10 слайд)Спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә аерым игътибар бирелә. Физик әзерлек әле ул егетләрне армия хезмәтенә әзерләү дигән сүз дә. Мәктәп коллективы укучылар үз Ватанының патриоты булсыннар, мәктәпне тәмамлаганда тормышка әзерлекле булып чыксыннар, белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышта да, хәрби хезмәттә дә күрсәтә алсыннар дип тырыша. (11 слайд)Илебезнең иминлеген саклаучы батыр улларына карата тирән ихтирам, Туган илебезгә мәхәббәт, Ватаныбызның матурлыгын тоя белергә өйрәтү максатыннан, мәктәбебездә шулай ук Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!”, “Ягез әле, малайлар!” кичәләре дә уздырабыз. Ил тарихында, халык язмышында Әфган, Чечен сугышлары да тирән яра калдырдылар. Һәр ел саен мәктәбебездә укыган, шушы сугышларда катнашкан укучылар белән очрашулар үткәрелә. Шулай ук районыбызда “Әфганчылар” музее эшләп килә. Ел саен февраль аенда үзебезнең якташларыбыз белән горурланырга, аларның батырлыклары турында белергә шушы музейга киләбез. Үзләренең Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәгән бу геройларыбыз яшьләргә үрнәк. (12, 13 слайд)Хәзерге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә дә катнашучы солдатларыбызны онытмыйбыз. Аларга һәрдаим ярдәм итеп торабыз. Ай саен “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясендә укучылар, әти-әниләр бик теләп катнашалар. Сыйныфларда концерт номерлары өйрәнеп, аны район сәхнәсендә куеп, булыша алганча тырышабыз. Аларга һәрдаим котлау хатлары, рәхмәт хатлары язып торабыз. Солдатлар игълан иткән конкурсларда катнашабыз. Һәм бу конкурсның нәтиҗәләре дә бик куандырырлык. Районыбызның егетләре белән матур очрашулар үткәрәбез. (14, 15, 16, 17 слайд)Укучылар үзләре укыган мәктәпнең тарихын белергә, мәктәп, аның укытучылары белән горурланырга, хөрмәт итергә тиешләр. Мәктәбебездә “Укытучы елы уңаеннан укучылар мәктәп тарихы буенча эзләнү эшләре алып бардылар. Эшләренең нәтиҗәсе итеп укытучылар династиясе буенча проект эше төзеделәр һәм укучыларның фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясадылар. Патриотик тәрбия бирүдә музейларның да өлеше бик зур. Районыбызда “Халыклар дуслыгы” , “Себер юлы тарихы” музейлары эшләп килә. Милләтләрне берләштерүче, Ватанга мәхәббәт, Муса Җәлил иҗатына соклану уятучы бу музейлар районыбызның күрке булып торалар. Андагы мәгълүмат баланы рухи яктан гына түгел, тәрбия, патриотик яктан бик ныгыта.Мәктәбебездә бик матур мәктәп тарихын, анда укыган күренекле галимнәрне үз эченә алган музей эшләп килә. Шулай ук бу музейда районыбызда туып үскән галим, техник фәннәр докторы, профессор, академик Вәлиев Габделфәрт Габдрахман улы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы, Зыятдинов Бакый Шәймулла улы, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган химигы Мазһаров Әхмәт Мазһар улы, күренекле галим – тарихчы, археолог, фәннәр докторы Фәхретдинов Равил Габдрахман улы да урын алган. Андагы мәгълүмат баланы рухи яктан гына түгел, тәрбия, патриотик яктан бик ныгыта, күренекле шәхесләргә горурлык хисе уята. (18 слайд)Туган ил тарихының һәрнәрсәгә, һәркемгә, шул исәптән үзләре яшәгән гаиләгә дә, кагылышлы булуын аңлату, төшендерү кирәк. Һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш, диләр. Шул исәптән, без 1 класстан ук, клуб сәгатьләрендә гаилә темасын күтәрә башлыйбыз. Иң беренче итеп, әңгәмәләр үткәрәбез, “Минем гаиләм” темасына иншалар язып карыйбыз. Аннары гаилә башы кемгә барып тоташуын, әби-бабаларыбызны барлау ниятеннән әти-әниләр белән берлектә шәҗәрә төзеп карыйбыз. Гаилә шәҗәрәсен төзү гаилә әгъзалары белән ныклы элемтә урнаштырырга, мәктәп тормышына тартуга мөмкинлек бирә. Ел саен район, республика күләмендә үтүче “Минем шәҗәрәм” конкурсында бик теләп катнашабыз.Милли зәвык булдыру да патриотик тәрбиянең нигезе. Милли хәзинәбезнен өйрәнүдә халык бәйрәмнәрендә катнашу, җыр, рәсем ясау, халык-авыз иҗаты белән танышу ярдәмгә килә. Эшебезнең нәтиҗәләре дә куанырлык. Республика күләмендә үтүче “Йолдызлык”, “Талантлар парады”, “Без бергә” дә катнашып, дипломнарга лаек булдык. Бу бәйгеләрдә актив катнашу бер яктан сәнгатькә мәхәббәт уята, икенче яктан үз-үзләренә ышану хисе тәрбияли. (19 слайд)Мәктәбебездә халкыбызның гореф-гадәтләре, милли йолаларын, өмә – бәйрәмнәренә багышланган төрле чаралар үткәрәбез. Ул укучыларны патриотик рухта тәрбияләүнең бер юнәлеше. “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Сөмбелә” бәйрәмнәре әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хәтерләренә сеңдерү максатыннан оештырыла. Бу чаралар үткәрү алдыннан, укучыларыбыз татар халкының онытылып баручы тизәйткечләре, җырлары, уеннары белән танышалар. Мондый чаралар бүгенге көн баласында милли үзаң тәрбияли. (20 слайд)Бүгенге заман укучыларыбызга бик күп мөмкинлекләр бирә. Алар бик күп ярыш-бәйгеләрдә катнашып башкалада да, чит шәһәрләрдә дә , хәтта диңгез буйларында да чыгыш ясыйлар. Дөньяны үз күзләре белән күрәләр. Ләкин без сезнең белән ерактагы пальманы тәрәз каршында үсеп утырган ак каеннан кадерлерәк күргән яшь буын тәрбияләргә тиеш түгел. Читтәге бәхет ул бәхет түгел, рухи байлыкны безгә иген басуларыбыз, шул басуда сайраучы тургайларыбыз, челтерәп агучы чишмәләребез, бай тарихлы халкыбыз бирә. «Чит илләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул»- дигән мәкальнең мәгънәсен аңлаган буын тәрбияләсәк без юкка яшәмәгән булырбыз. ЙомгаклауӘйе, хәзерге шартларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү җиңел эш түгел. Бүгенге чорның катлаулы, авыр мизгелләре кешеләрнең байтагын өметсезлеккә этәрә. Ватанпәрвәрлек ул барлык гражданнар да, кемнең - кем булуына карамыйча, илгә файда китерү өчен тырышып эшләгән җәмгыятьтә генә була ала. Ватанпәрвәрнең хезмәте илгә бәла китермәскә тиеш; ул бүгенге уңыш, отыш белән яшәмичә, киләчәге турында кайгыртырга бурычлы. Балалар күңелендә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту - укытучының төп вазифасының берсе. Без, укытучылар, җәмгыятькә чын мәгънәсендә Кеше – төпле белемле, тәрбияле, сәламәт, тормышта үз юлын таба алырдай, үз – үзен хөрмәт иткән шәхесләр тәрбияләп чыгарырга тиешбез. Әгәр без баланы чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялибез икән, ул илебезнең лаеклы гражданины да, патриоты да булыр. Һәм без тагын шуны онытмаска тиешбез, чын кеше тәрбиялибез икән, үзебез дә кешелекле гамәлләр кылырга тиешбез.Һәрберебез зур бәхеткә лаек,Һәрберебез кеше ләбаса,Яшәү шундый җиңел булыр иде,Һәркем әгәр башка берәүнең дә,Кеше икәнлеген аңласа....Кулланылган әдәбият
  • Патриотизм / Н. К.//Большая российская энциклопедия: / гл.ред. Ю. С.Осипов. – М. : Большая российская энциклопедия, 2004-2017.
  • Табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, сынамышлар. – Казан: Гыйлем, 2014. – 80 б.
  • 3. Тозлы тамчы. Шигырьләр, балладалар, җырлар. Тат.кит.нәшрияты. 1988. – 352 б.