Публикации
Йолдызлы сәгать
Всероссийский сборник статей и публикаций института развития образования, повышения квалификации и переподготовки.
Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Йолдызлы сәгать
Автор: Фазуллина Лилия Ильшатовна
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Йолдызлы сәгать
Автор: Фазуллина Лилия Ильшатовна
Габдулла Тукай иҗаты буенча «Йолдызлы сәгать» уеныАлып баручы.Тарих бик күп исемнәрне белә,Бөек исемнәргә дөнья бай.Сәнгать дөньясында маяк булып,Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!Алып баручы. Халкым күңеленә ак нур сиптеңКара төндә булдың якты ай.Шаулы язның сүнмәс тугаедай,Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!Алып баручы.Урам тавышларыннан эзләмәгез,Тукай баскан утлы эзләрне.Йөрәкләрдән аны сез эзләгезЙөрәкләрдә Тукай сүзләре.Алып баручы.Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,Килгән чакта җиргә җылы май.Төрле бәйрәмнәр үткәрәбезЯшәтәбез сине, яшь Тукай!Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча «Йолдызлы сәгат» уенына җыелдык. Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук таныш инде. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.Уеныбыз 3 турдан торачак.Уенны башлыйбыз. I тур1. Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )2. «Кызыклы шәкерт» шигырендәге этнең исеме? ( Акбай )3. Габдулла Тукай туган ел? ( 1886 )4. Тукайның әнисе нинди авылга кияүгә чыга? ( Сасна )5. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )6. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )7. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )8. « Шүрәле» әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )9. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )10. Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )II турМузыкаль тәнәфес. «Шүрәле» әкиятеннән өзек сәхнәләштерү.Укытучы.Иң матур җир кайда дисезБилгеле, Кырлай җире.Барча әкият геройларыКырлайда туган инде.Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.Нәрсә бу, качкынмы, җенме?Я өрәкме, нәрсә бу?Кот очарлык, бик килешсезӘллә нинди нәрсә бу.Борыны кәп – кәкре, бөгелгәндер,Тәмам кармак кеби.Төз түгелдер куллар, аяклар даБотак, кармак кеби.Балалар. Шүрәле!Биленә балта кыстырган Былтыр керә.Алып баручы.Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егетКиткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкыра – кычкыра Шүрәле карап тора.Былтыр. Сиңа миннән ни кирәк?Шүрәле. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети – кети.Былтыр Шүрәле янына бара.Былтыр. Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.III турКайсы шигырь артык: 1. «Бала белән Күбәләк», «Кызыл ромашка» 2. «Гали белән Кәҗә», «Буран» 3. «Сертотмас үрдәк» 2. Су анасы» 3. «Шалкан», «Кәҗә белән Сарык»Музыкаль тәнәфес. 2024 ел нинди ел, нинди ел әле укучылар? 2024 ел “Гаилэ елы” дип белгеләнде, безнең укучылар район этабында үткән конкурста җиңеп, 1-2 урыннар алдылар, ә хэзер сүзне аларга бирик. Рәхим итегез! Алып баручы. Ә хәзер барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкарыйк.Шуның белән сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган «Йолдызлы сәгать»ебез тәмам. Барыгызга да исәнлек, зур уңышлар телибез.