Публикации
"Балалар бакчасында сөйләм телен үстерү серләре"
Всероссийский сборник статей и публикаций института развития образования, повышения квалификации и переподготовки.
Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: "Балалар бакчасында сөйләм телен үстерү серләре"
Автор: сиразиева зульфия васильевна
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: "Балалар бакчасында сөйләм телен үстерү серләре"
Автор: сиразиева зульфия васильевна
Мастер-класс «Сөйләм телен үстерү серләре»Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый.Балаларның сөйләм телен үстерү буенча безнең балалар бакчасы коллективының бай тәҗрибәсе бар. Бакчада күптөрле дидактик уеннар, санамышлар, табышмаклар, шигырләр, артикуляцион гимнастика буенча картотекалар, мнемотаблицалар, схемалар һәм серле йөзекләр ясалган.Эш тәҗрибәмнән чыгып, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыруның кайбер алымнары һәм методларына тукталып китәм.Дидактик уеннарының максаты - баларда сүзлек байлыгын арттыру. Сүзләрне җөмләдә куллана белү. Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү – болар барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия.Санамышлар, табышмаклар, шигырләр картотеклары, сүзле уеннар картотекаларының максаты - балалар белән уйнап сөйләү, хәтер һәм игътибарлыкны үстерү, дуслык хисен арттыру, бер- береңә юл кую теләге тәрбияләү.Мнемотехника, схемалар һәм серле йөзекләр балаларның әйләнә - тирә мохит, табигать күренешләре турында белемнәрен тирәнәйтү, баету, хикәянең эчтәлеген яхшылап истә калдыру, әлбәттә, бәйләнешле сөйләм үстерү өлкәсендә кулланылучы методлар һәм алымнар системасы.Балалар бакчасында хәзерге вакытта бәйләнешле сөйләмне үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану зур уңышлар бирә. К.Д. Ушинский әйткән сүзләрне искә төшерсәк, ул болай диде: “Учите ребенка каким - нибудь пяти неизвестным ему словам, и он будет долго и напрасно мучиться над ними, но свяжите с картинками двадцать таких слов - и ребенок усвоит их на лету”. Чыннан да шулай, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, татар халык мәкалендә әйтелгәнчә: “Күп тапкыр ишеткәнче, бер күрүең яхшырак”. Бу дөрес сүзләр.Шуңа күрә бүген сезнең игътибарыгызга “Серле йөзекләр” методын тәкъдим итәм.Мастер класс “Сөйләм телен үстерү серләре”Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мнемотехник ысуллар ярдәмендә бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә педагогик тәҗрибә белән уртаклашу.Материаллар һәм җиһазлар: “Серле йөзек” методик кулланма: рәсемнәр һәм хәрефләр белән йөзекләр, фломастерлар, А5 форматында кагәзьләр, 1,5х1,5 түгәрәктә рәсемнәр, клей, кайчы.Барышы:1. Оештыру өлеше.Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Сезнең игътибарыгызга “Серле йөзекләр” методын тәкъдим итәм. Сезнең каршыгызда А5 форматында кагәзьләр, фломастерлар, 1,5х1,5 түгәрәктә рәсемнәр, клей, кайчылар ята. Алар ярдәмендә без, беренче чиратта “Яз билгеләре” темасына схемалар ясыйбыз. Икенче чиратта “серле йөзекләр” белән танышабыз һәм ясап та карарбыз2. Төп өлеш1. “Яз билгеләре” темасына схемалар ясау һәм алар буенча хикәя тәзү.Алабыз А5 форматында кагәзьләр, фломастерлар. 5-6 схема ясыйбыз. Куян тунын алмаштыра Түбәдән тамчылар тама2. Йөзекләр бала санына карап әзерләнә. “Теремкәй” әкиятенә йөзекләр ясау һәм алар ярдәмендә әкиятнең эчтәлеген сөйләү. Йөзекләрне куллану ысуллары:- Шигырь яки сынамыш ятлаганда куллану.- Әкият яки хикәя төзегәндә куллану.- Йомшак яки калын авазларны ныгыту.- Бармак уеннарында куллану.3. Йомгаклау“Куян кызы” әкиятен, йөзекләр ярдәмендә, сөйләп күрсәтү.Кулланылган әдәбият:1. Глухов В.П. Формирование связной речи детей дошкольного возраста с общим речевым недоразвитием.//Дошкольное воспитание. – 2004. – № 6. – С.6-10.2. Ефименкова Л.Н. Формирование речи у дошкольников – М., 1985 – 92с.3. Омельченко Л.В. Использование приёмов мнемотехники в развитии связной речи. //Логопед. – 2008. – №4. – С.102 -115.4. Смышляева Т.Н., Корчуганова Е.Ю. Использование метода наглядного моделирования в коррекции общего недоразвития речи дошкольников//Логопед. – 2005. – № 1. – С. 7-12. 5. Ткаченко Т.А. Использование схем в составлении описательных рассказов// Дошкольное воспитание. – 1990. – №10 – С. 16-21.
